Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ПОЗиС хезмәткәрләре кабат җиңүче

POZIS командасы «Время первых» эшче һәм инженер һөнәрләре чемпионаты нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегендә

Яшь белгечләр күп функцияле мобиль офис булдыру проекты өчен «Тормыш цик­лы белән идарә итү» компетенциясендә бронза яулады.


Идея конструкторлык эшләнмәләре, чикләнгән ресурслар шартларында югары проектлау осталыгы һәм куелган бурычны хәл итүдәоригиналь якын килүе өчен экспертлар тарафыннан югары бәяләнә.

ПОЗиС белгечләренә 300 м² мәйданда 50 хезмәткәрне һәм шул ук санда җиһазландырылган эш урыннарын, шулай ук сөйләшүләр һәм ял бүлмәсен сыйдыра торган күп функцияле мобиль офис булдыру проек­тын эшләргә туры килә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен базарның яңа продуктка ихтыяҗын анализлау, көндәшләрне өйрәнү, яхшырак технологик чишелеш табу кирәк иде.


«ПОЗиС» инженерларының уникальлеге – команданың тиз монтажлауга исәпләнгән югары мобильле, максималь уңайлы, гамәли һәм арзан офис булдыруында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев