«ПОЗиС» продукциясе – сыйфатлы!
«РТ-Техприемка» Серго исемендәге завод продукциясенең югары сыйфатын раслады
«РТ-Техприемка» компаниясенең «Ростех-сертификат» сертификацияләү үзәге «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ сертификацияләгән (ПОЗиС). Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятиенең сыйфат менеджменты системасының югары дәрәҗәсе расланды.
POZIS брендының барлык суыткыч техникасы сертификатка лаек булу таләпләренә туры килә. Предприятие чыгарган медицина билгеләнешендәге продукция һәм шәраб шкафлары күп кенә халыкара таләпләр буенча сертификатланган.
«Ростех-сертификат» аудиторлары «ПОЗиС»ка кертелгән сыйфат менеджменты системасының көчле якларын һәм җитештерүдә эшче мохитнең стериль шартларын билгеләп үтте, – дип ассызыклады «Ростех-сертификат» сертификация үзәге җитәкчесе Максим Җамалдинов.
Аудит нәтиҗәсендә экспертлар предприятиенең сыйфат менеджменты системасының ГОСТ ISO 13485-2017 илкүләм стандарты таләпләренә тулысынча туры килүенә инанды. Шәһәребездә шундый дөньякүләм предприятие булу белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев