“ПОЗиС” (POZIS) ААҖ генераль директоры Радик Хәсәнов Республика көне белән котлай
Хөрмәтле серголылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
Кадерле дуслар!
Татарстан республикасы көне белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!
30 августта без үзенчәлекле бәйрәмне билгеләп үтәбез. Бу көн күп милләтле Татарстанның бердәмлеген, тынычлыгын, килешүен гәүдәләндерә. Җәйнең соңгы көннәрендә кече ватаныбызның уңышларына һәм казанышларына нәтиҗә ясыйбыз.
1990 елда республиканың Югары Советы Татар ССРы дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте - Татарстан тарихында яңа бит ачылды. Бүген безнең республика - куәтле, тиз үсә торган төбәк. Елдан-ел дөньяда таныла бара һәм монда һәммәбезнең дә хезмәте бар.
"ПОЗиС" (POZIS) акционер җәмгыяте һәм аның хезмәт ияләре туган Татарстаныбызның икътисади һәм социаль иминлеге ныклыгы өчен зур өлеш кертә. Бүген завод югары конкурентлы продукция җитештерү, уникаль машина төзелеше җиһазларын булдыру, төп җитештерүне модернизацияләү буенча эре масштаблы проектларны тормышка ашыру һәм сату географиясен Россия, СНГ илләреннән читкәрәк киңәйтү өстендә актив эшли.
POZISның сыйфатлы, һәркем ала алырлык заманча продукциясе базарда лидерлыгын нык тота, миллион сатып алучы һәм кулланучы - моны раслаучы факт. Без үз продукциябез һәм аны тудыручылар - заводның элеккеге һәм бүгенге коллективы белән горурланабыз. Безнең кешеләрнең патриотлыгында һичбер нинди шик юк: алар моны көн саен намуслы эшләре белән раслый. POZIS коллективының профессиональлеге һәм бердәмлеге Яшел Үзән һәм Татарстанның алга китүе өчен безгә яңа үрләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз!
Чын йөрәктән Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, иминлек, уңышлар, күпмилләтле ватаныбызның чәчәк атуын телибез. Бәйрәм белән!
Радик Хәсәнов,
"ПОЗиС" (POZIS) ААҖ генераль директоры,
Константин Антипов,
беренчел профсоюз оешмасы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев