Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПОЗиС машина төзелеше тармагы өчен белгечләр әзерләүдә ярдәм итә

Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» АҖдә (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) POZIS белем бирү кластеры эше кысаларында «А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ» (КНИТУ-КАИ) студентлары булды. Укучылар суыткыч җитештерү, логистика һәм инновацион-техник үзәкләр эше белән танышты.

Булачак машина төзүчеләр өчен дә ачык лекция оештырылды.

"ПОЗиС" КНИТУ-КАИның индустриаль партнеры булып тора. Югары уку йорты инициативасы белән 2017 елда предприятиеда КНИТУ-КАИның машина төзелеше җитештерүен инжиниринг һәм цифрлаштыру база кафедрасы (ИЦМП) булдырыла. Җитештерү мәйданчыгында профессор-укытучылар составы белән берлектә техник хезмәтнең баш белгечләре һәм җитештерүчеләр студентларны завод лабораторияләрендә практик дәресләр барышында бизнес-процесслар төзүнең актуаль принциплары белән таныштыра, уртак тәҗрибә-конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү эшләре үткәрә.

Хәзерге вакытта КНИТУ-КАИ ИЦМП база кафедрасында 250гә якын студент белем ала. Кафедраны икътисад фәннәре кандидаты, профессор, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов җитәкли. Студентлар алдында ул POZIS компаниясенең җитештерү потенциалына багышланган ачык лекция белән чыгыш ясады, заманча шартларда кризиска каршы менеджментның төп аспектларын һәм төп инвестиция проектларын аерым билгеләп үтте. Шулай ук очрашу барышында, конструктив диалог форматында, предприятиедә һөнәри һәм шәхси үсеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

"Динамик үсештә булган технологияләр инженер кадрларын көчәйтеп әзерләүне таләп итә. Безнең өчен, машина төзүчеләр өчен, булачак белгечләрнең теоретик белемнәр генә түгел, ә гамәли эш күнекмәләре дә алуы һәм хезмәт эшчәнлегенә киләчәк һөнәрләрен алу процессында ук кертелүе бик мөһим. Без актив, амбициоз һәм энергияле, яңа креатив идеяләр белән актив иҗади эшчәнлеккә омтылучы яшь белгечләрне көтәбез», - дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.
 

"Заводка чыннан да шундый талантлы җитәкчеләр һәм югары дәрәҗәдәге профессионализмга ия белгечләр командасы белән бәхет елмайды. Предприятиедә тышкы мохиттә барган үзгәрешләргә, җитештерү бурычларын уңышлы үтәп, шул ук вакытта иң заманча базар механизмнарын кулланып, никадәр сизгер җавап бирүләрен дә билгеләп үтәргә кирәк», – дип сөйләде КНИТУ-КАИның инженерлык икътисады һәм эшкуарлык институты директоры Светлана Юдина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев