Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS хезмәткәрләре кан донорлары

POZIS компаниясенең 75тән артык хезмәткәре традицион донорлык акциясендә катнашты.

Донор көннәрен предприятие 2017 елдан бирле Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге белгечләре белән берлектә үткәрә. Һәм бу елларда завод коллективы хәйрия акциясендә актив катнаша.

POZIS хезмәткәрләре эштән китмичә генә донор булды: кан алу предприятие территориясендә үзәк сәламәтлек саклау пункты базасында башкарылды. Завод кешеләре ярдәмендә кан банкы 34 литрдан артыкка тулыланган.

Донорлар арасында, ашыгыч ситуациядә табуы кыен булган сирәк тискәре резус-факторлы 3 кеше дә кан тапшырган.

- Корпоратив донация - ул безнең хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турында кайгырту ысулы гына түгел, коллективны берләштерү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Өстәвенә, бу мөһим социаль акция. Аның бәясе, бигрәк тә хәзерге коронавирус эпидемиясе шартларында, күп тапкырлар арта. Ел саен завод эшчеләре арасында акциядә катнашырга теләүчеләр саны арта бара, бу безнең завод халкының җәмгыять алдында югары социаль җаваплылык дәрәҗәсен раслый. Безнең өчен бу процедура күп яктан әһәмиятле: менә инде ничә еллар дәвамында компания медицина суыткычлары һәм суыткычлар җитештерә, шул исәптән кан, плазма һәм башка биокомпонентларны саклау өчен, - дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.

Чара Россия Машина төзүчеләр берлеге эгидасы астында узды, ул канның массакүләм ирекле донорлыгын үстерү программасын хуплый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев