Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS «Армия-2023»тә катнаша

POZIS компаниясенең яшь белгечләре һәм заводта производство практикасын үтүче Яшел Үзән механика көллияте студентлары «Армия-2023» халыкара хәрби-техник форумында катнаша

Күргәзмә экспозициясен карау кысаларында Яшел Үзән егетләре илнең иң эре предприятиеләренең иң яңа югары технологияле эшләнмәләре һәм инновацион казанышлары белән танышты. Павильоннарда һәм ачык мәйданчыкларда булдылар, анда хәрби техника һәм коралларның заманча үрнәкләре, ватан технологияләре һәм ясалма интеллект өлкәсендә алдынгы казанышлар күрсәтелде.

- Компания инициативалы яшь белгечләрнең федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге зур күргәзмә мәйданчыкларына һәм форумнарына баруын даими рәвештә гамәлгә ашыра. Әлеге эшчәнлек квалификация дәрәҗәсен күтәрүгә, дөнья дәрәҗәсендәге алдынгы трендларны үзебезнең җитештерүгә кертү перспективасы белән өйрәнүгә юнәлдерелгән,- дип аңлатма бирде Радик Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев