Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«ПОЗиС» АҖ Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

«ПОЗиС» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәмнәр Россия тарихы һәм аның төбәкләре үсеше арасындагы аерылгысыз бәйләнешне гәүдәләндерә.

Халыклар бердәмлеге көне безгә авыр сынауларны җиңәргә ярдәм иткән гаять зур теләктәшлек һәм ватанпәрвәрлек көче турында искә төшерә. Бүген тотрыксыз халыкара вәзгыять бездән иминлек һәм илнең киләчәге хакына яңадан берләшүне һәм Ватанга тугрылыкны таләп итә.

Әлеге кыйммәтләрнең дәвамчанлыгын без республикабызның уңышларында күрәбез. Республика Конституциясе көне социаль-икътисади үсешкә, мәдәни һәм гражданлык татулыгына нигез салды. Төбәк җитәкчелегенең дөрес сәясәте һәм халыкның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан бүген Россия лидерлары рәтенә керә.

Безнең ике тапкыр орденлы «ПОЗиС» заводы, POZIS бренды астында фәнни, югары технологияле продукциянең киң номенклатурасын чыгарып һәм инновацион проектларны гамәлгә ашырып, аны үстерүгә һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм республикабыз, бөтен Россия хакына яңа хезмәт уңышлары телибез! Бәйрәмнәр белән!

Р.Ш.Хәсәнов, «ПОЗиС» (POZIS) АҖнең генераль директоры,

К.С.Антипов, «ПОЗиС» АҖнең профсоюз оешмасы рәисе

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев