Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS 14нче лицейны 60 яшьлек юбилее белән котлады

Тантаналы чара кысаларында предприятие уку йортының иң яхшы педагогларын рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте һәм «Волга» шифаханә-профилакториена юлламалар тапшырды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты. POZIS компаниясе исеменнән лицейның педагогик коллективын юбилее белән генераль директорның персонал һәм социаль сәясәт буенча урынбасары Артем Коновалов котлады. Ул укытучыларга үсеп килүче буынның иҗади потенциалын тәрбияләүгә һәм үстерүгә керткән зур өлешләре һәм традицияләрне саклый белүләре өчен рәхмәт белдерде.

«ПОЗиС» Яшел Үзәннең 14нче лицее белән 45 елдан артык нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. 2021 елдан уку йорты Ростех дәүләт корпорациясе патронажы астында «Оборона предприятиеләренә ярдәм итү лигасы» ассоциациясенең тулы хокуклы әгъзасы булып тора.

Предприятие мәктәпнең уку-материаль базасын модернизацияләүдә системалы рәвештә ярдәм күрсәтә, югары уку йортына кергәндә максатчан юнәлешне тәэмин итә, укучылар өчен предприятие тарафыннан стипендияләр һәм белем бирү грантлары формасында ярдәм күрсәтә. Мәгариф кластеры кысаларында 14нче лицейда 2012 елдан технология (инженер) сыйныфы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев