Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Популяр җырлар авторы вафат

***

«Ана кайгысы», «Гомерлеккә яраттым», «Өметеңне өзмә», «Томаннарда калма!» һәм башка бик күп җырлар авторы Ирек Габдрахманов вафат булган. 

Ул Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәгән. Берничә ел элек башта – Франциягә, аннан Германиягә күченеп китә. ит илдә дә җырлар иҗат итә. «Кызыл таң» язуынча, 350дән 160 килограммга кадәр ябыга, туган ягына кайтырга ашкына. Ирек Габдрахмановның «иң зур татар» дигән исеме дә бар иде. 2018 елда татар җырчылары, аны дәвалау өчен, хәйрия концерты да уздырган иде.

Ирек Габдрахманов язган җырлар: «Ана кайгысы», «Ашыгыгыз», «Бар да кала», «Бирешмә!», «Вакыт җитми…», «Гомер юлларым», «Гомерлеккә яраттым», «Гомерләр бер генә», «Мин бит синдә кояш күргән идем», «Сөю учаклары дөрләсен», «Томаннарда калма!», «Югалтмамын мин сине», «Җилкәннәр җилдә сынала», «Әнием, елама!», «Өметеңне өзмә».

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев