Квитанцияләрдәге «су җылыту» («подогрев воды») дигән графа күпләребезне аптырашта калдырган иде.
Чынлыкта, бу яңарыш 2013 елда ук кабул ителеп, безнең якларга узган ел килеп иреште һәм кайнар су өчен ике компонентлы тариф буенча түләү барлыкка килде. Бу уңайдан ризасызлыклар күп булды, чөнки әлегә кадәр күзгә күренмәгән бу хезмәт бер тиенсезгә дә бик яхшы күрсәтелә иде бит әле.
Хәзер шәһәрдәге күп фатирлы йортларда урнаштырылган кайнар су белән тәэмин итүне исәпләү җиһазлары әлеге йортта кулланылган су күләмен генә түгел, җылылык энергиясе күләмен дә (Гкал) терки. Шулай итеп, кайнар су физик яктан кулланылмаса да, җылылык энергиясе барыбер сарыф ителә (эчке системада циркуляция вакытында кайнар су суына) һәм кулланучылар ресурс белән тәэмин итүче оешмага моның өчен түләргә тиеш.
Шулай итеп, тарифны ике өлешкә бүлделәр: салкын су һәм җылылык энергиясен куллану. Өстәмә энергия куллану бу яңалыкны кертүгә этәргеч булды. Кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташкан стояклар һәм сөлге киптергечләр җылылык энергиясен сарыф итә, әмма бу элек исәпкә алынмый иде. Чөнки, җылылык белән тәэмин итү өчен түләүләрне бары тик ягулык чорында гына алырга ярый, ә сөлге киптергеч исәбеннән һава җылыту коммуналь хезмәт буларак түләнмәде.
Су җылыту - коммуналь хезмәт күрсәтү төренең иң кыйммәте. Бу - җылыту өчен электр челтәреннән эшләүче махсус җиһаз куллану белән аңлатыла. Шәһәребезне кайнар су белән «Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе» тәэмин итә. Түләү квитанциясендә күрсәтелгән сумманың дөреслеген үзлектән тикшерергә мөмкин. Моның өчен, Татарстанда җылылык энергиясенә тариф комиссиясе билгеләгән түләү күләмен белергә кирәк. Алга таба хисап, исәпләү приборларының барлыгы яки юклыгы белән бәйле. Әгәр дә сезнең фатирда счетчик урнаштырылган икән, җылылык энергиясе кулланылышын аның күрсәткеченә карап исәпләп чыгарырга мөмкин. Әгәр дә юк икән, билгеләнгән норматив күрсәткечләрдән (аны энергияне саклый торган оешма билгели) чыгып эш итәчәксез.
Торак йортта җылылык энергиясе сарыф ителүне гомуми исәпләү җиһазы булганда һәм фатирларда шәхси счетчиклар торганда, җылыту суммасы, гомуми күрсәткечне һәр фатирга пропорциональ бүлүдән чыгып исәпләнә. Андый прибор булмаганда, җылытканга таләп ителгән түләү суммасы, отчет аенда норма буенча 1м³ суны җылытуга сарыф ителгән энергиядән һәм шәхси су счетчигы күрсәткеченнән чыгып исәпләнә.
Агымдагы елның июнь аенда «кайнар су белән тәэмин итү» хезмәтен күрсәтү буенча, гамәлдәге закончалык таләпләренә туры китереп, 2016 ел өчен яңадан исәп-хисап ясалды.
- «Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе» мөрәҗәгате буенча, 2017 елның апрель аеннан, гомумйорт исәпләү җиһазлары булган өйләрдә кайнар су өчен түләү суммасы расчет аралыгында су җылытуга фактта сарыф ителгән җылылык энергиясе (коэффициент) күләменнән чыгып билгеләнә. Коэффициент ул - гомумйорт учет приборы күрсәткече буенча кулланылган су күләме (метр кубларда) белән кулланылган җылылык энергиясенең (Гкал) бәйләнеше. Коэффициент, җылылык энергиясенең расланган бәясенә (1754,05 сум/Гкал) тапкырлана һәм 1 м³ суны җылыту бәясе килеп чыга. Кайнар су белән тәэмин итү ихтыяҗлары өчен салкын суга компонент бәясе - 18,22 сум/м³. 2016 елда кайнар су өчен исәпләмә, ел нәтиҗәләре буенча кайбер йортларда факттагыдан югарырак, ә кайберләрендә түбәнрәк килеп чыккан 0,08 Гкал/м³ норматив коэффициенты белән эшләнде. Яңадан исәп-хисап 120 күпфатирлы өйләрдә башкарылды. Шуларның 89ында - җылылык энергиясе күбрәк кулланылган булып чыкты (гомуми суммасы - 3 528 823 сум). 28 йортта - 747 316,09 сумга азрак түләргә кирәк булган, ә 3есендә -шәхси счетлар буенча арту ягына да, кимү ягына да түләүләр теркәлгән. Әгәр дә расчетның дөреслегендә шик бар икән, кулланучы үзенең идарә компаниесенә яки ТКХга мөрәҗәгать итеп, яшәгән күпфатирлы йорты һәм счеты буенча төгәл аңлатма белән расчет таләп итә ала, - дип, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте Яшел Үзән ТКХ департаментының җитәкче вазифаларын вакытлыча башкаручы Илья Благовещенский.
Гөлнара Вәлиева
Нет комментариев