Полиция зыян күрүчеләрне эзли
Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләргә карата мошенник гамәлләр кылуда шикләнелүче тоткарланган.
Тикшерүләрдән ачыкланганча, җинаятьче 21 марттан 4 апрельгә кадәр «Әни, мин бәлага тарыдым» (“Мама, я в беде”) дигән тавыш белән Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләрнең стационар телефоннарына шалтыраткан.
Мошенник гамәлләреннән зыян күргән гражданнарның эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүләре яки 02, 8(84371) 4-47-06 телефоннарына шалтыратулары сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев