Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Полиция Кыш Бабае" ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә булды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Полиция Кыш Бабае" (Полицейский Дед Мороз) акциясенә кушылды һәм якынлашып килүче Яңа ел белән Раифа училищесында тәрбияләнүчеләрне котлады.

“Полиция Кыш Бабае” һәм Кар кызы балаларга бүләкләр тапшырды, уңышлар теләделәр һәм яшүсмерләргә закон тыңлау, тәртип саклау турында искә төшерделәр. Ә тәрбияләнүчеләр, үз чиратында, киләчәктә хокукка каршы гамәлләр кылмаячакларын вәгъдә итте. 
Балалар, үз чиратында, М.Ю.Лермонтовның шигырьләрен сөйләделәр һәм биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның йөзеннән бәхетле елмаю төшмәде, һәм алар кунакларга һәм сюрпризларга чын күңелдән шатландылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев