Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция хезмәткәрләренә теләсә нинди куркыныч янаганда, атарга рөхсәт итәчәкләр

Россия хөкүмәтендә полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтүче закон проектын әзерләделәр.

Полиция автомобильләрне ачу, торак йортларны камап алу һәм массакүләм чаралар уздыру урыннарын киртәләү, ә моннан тыш - теләсә нинди куркыныч очрагында атарга мөмкинлек алды.

"Интерфакс"ка Дәүләт Думасы аппаратындагы чыганак сөйләгәнчә, полициягә өстәмә хокук бирүче төзәтмәләр хөкүмәт тарафыннан хупланган, әмма тикшерү өчен аскы палатага әлегә аларны кертмәгәннәр.

Закон проектында, әгәр дә эзәрлекләнүче үзе коралын чыгарырга яки аларны хокук саклаучыга һөҗүм куркынычы буларак бәяләргә нигез бирә торган башка гамәлләр кылса, полицейскийга "ялангач ату коралы белән" тоткарлау вакытында кулланырга рөхсәт ителә. Элегрәк, бу инициатива нигезендә, полиция, шулай ук, гражданнарның тормышын саклау яки җинаятьне булдырмау өчен автомобильләр ачарга мөмкинлек алачак, дип язган идек. Үзе булмаганда машинасын ачкан автомобилистка, полиция хезмәткәрләре бу хакта, ачу вакытыннан алып тәүлек дәвамында хәбәр итәргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев