Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция хезмәткәрләре битлек режимын бозучыларны ачыклый.

Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре даими рәвештә җәмәгать транспортында, шул исәптән, таксиларда битлек режимын бозуларны, шулай ук, гражданнарның шәхси саклану чараларын кулланмыйча сәүдә объектларында булуларын ачыклау (битлекләр, респираторлар) буенча рейдлар үткәрә.

 

Исегезгә төшерәбез, битлек режимын бозган өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затка – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.

Административ хокук бозуны кабатлау гражданнарга - 15 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф салуга китерә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга чит илдән кайтканнан соң өч календарь көн эчендә COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга кирәклеге турында хәбәр итә. Россия Федерация се Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 27 июлендәге 22нче карары нигезендә, Россиядән читкә очучы гражданнарга дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә (www.gosuslugi.ru) һәм анкетаны электрон рәвештә тутырырга кирәк (www.gosuslugi.ru/394604).

Чит илдән кайткан көннән соң өч календарь көн эчендә ПЦР ысулы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга һәм тиешле форманы тутырып (www.gosuslugi.ru/400705/!),
ЕПГУда тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырырга кирәк. Тикшеренү нәтиҗәсен алганчы, гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимында була.

Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ КоАПның 6.3нче маддәсенең 2нче өлеше буенча, административ җаваплылык карала. Әлеге маддәнең санкциясе түбәндәге административ штраф салуны күздә тота: гражданнарга - 15тән 40 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50дән 150 мең сумга кадәр, юридик яктан оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы затларга – 50дән 150 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200дән 500 мең сумга кадәр яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә административ туктатып тору.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев