Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Полиция хезмәте халык ярдәменә мохтаҗ

Узган елның май аенда ике полиция бүлеге берләшеп, Карамалы Тау территориясенә дә «Норлат» полиция бүлеге хезмәт күрсәтә башлады. Шулай итеп, 12 авыл җирлегендәге тәртип өчен җавап тотарга туры килә.

Норлат полиция бүлеге җитәкчесе Рафис Галиев узган елга нәтиҗә ясап хисап тоткан чыгышыннан күренгәнчә, халыктан 700 гариза кабул итеп алынган, 151 җинаять теркәлгән. Сизелерлек булмаса да, җинаятьләр саны кимегән. Шунысы аяныч - 4 үтерү теркәлгән. Аның икесе Карамалы Тауда булса, калган икесе Татар Танае белән Бәчек авылында. Бу дүрт вәхшилекнең эзенә төшкәннәр, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартылган. Алар ирекләреннән мәхрүм ителгән.
Ике талау очрагы теркәлгән. Узган елның сентябрендә Карамалы Тауда Нижегородск өлкәсеннән килгән ике кеше кибеткә кереп, өлкән яшьтәге сатучыга металл арматура белән сугып, кулын сындыра һәм 2000 сум акча алып чыга.
-Әлеге җинаятьне ачканда биредә яшәүче халык та активлык күрсәтте. Алар бистәдә таныш булмаган кешеләрнең йөрүенә игътибар иткән, аларның билгеләрен истә калдырган. Җинаятьчеләр үзләренең торган җирләрендә тоткарланды, - дип сөйли җитәкче.
Интернет, йә булмаса телефон аша кылган мошенниклык очрак­лары авылда да очрый. Шуңа да халык белән бу темага аңлату эшләре, профилактик чаралар алып барыла.
«Норлат» полиция бүлеге хезмәткәрләре узган ел җәмәгать тәртибен бозган һәм исерек хәлдә йөргән өчен 738 административ беркетмә төзи. Әлеге админис­тратив беркетмә өчен штрафны вакытында түләмәгән өчен шулай ук беркетмә төзелеп, административ арест карала. «Гражданнарга штрафка аңлап каравыгызны, кабат административ җаваплылыкка тартылудан качуыгызны телим», - диде җитәкче. Андыйлар саны 2016 елда 138 булган. Ә юл йөрү кагыйдәсен бозган 208 кеше шулай ук административ җаваплылыкка тартылган. Кеше үлеменә китергән фаҗигаләр дә булды. Конкрет тукталмыйча гына шуны әйтергә мөмкин: тизлекне арттыру, һава торышын исәпкә алмау, кичен яктырткыч элементлардан башка йөрү кебек факторлар аяныч нәтиҗәгә китерә.
- Полиция гражданнар ярдәменнән башка җинаять­челек белән көрәшә алмый. Бердәм булганда гына, үзебезне, балаларыбызны, якыннарыбызны усал ниятле кешеләрдән саклый алабыз, - диде Рафис Галиев.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев