Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция хезмәткәре погонын йолкып алган ир-ат хөкем ителгән

Бу хәл узган елның ноябрендә «Яңа Тура» технополисының бер павильонында булган.

Полиция хезмәткәрләре, вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, базарда хатын-кызны битлек кимәгәне өчен тоткарлый. Бу гамәл аның тормыш иптәшенә ошамый. Полицейскийның эшеннән канәгать булмау сәбәпле, ул аның киеменнән йолкып, идәнгә егарга тырыша. Нәтиҗәдә погонын чак кына өзеп төшерми…

Нәтиҗәдә, хакимият вәкиленә карата көч кулланганы өчен җинаять эше кузгатыла. Шушы көннәрдә суд ирнең беренче тапкыр җинаять кылуын һәм гаепне өлешчә тануын исәпкә алган. Суд матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җәза 10 000 сум штраф рәвешендә билгеләнгән. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев