Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар мәктәп стенасына пычак белән шакып йөргән исерек казанлыны тоткарлаган

Кичә кич полициягә Юдино бистәсенең бер мәктәбе янында бер ир-ат пычак белән йөри дигән сигнал килә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тәртип сакчылары уку йорты яныннан ике исерек ирнең баруын ачыклый.

Ниндидер вакытта алар арасында низагъ була, шуннан соң берсе пычак эләктерә һәм мәктәп стенасына бәрә башлый. Бу хәлнең шаһиты булган укытучы мәктәп сакчысына мөрәҗәгать итә, ә тегесе үз чиратында дебоширларны куып чыгарырга тырыша.

Ләкин ирләр сакчының үтенечен санга да сукмый һәм конфликтны дәвам итәләр. Хезмәтче полициягә шалтырата. Бу вакыйгада катнашучыларның берсе тоткарлана. Ул 34 яшьлек Казан кешесе булып чыга. Ир бик нык исерүен һәм беркемгә дә зыян китерергә җыенмаганлыгын аңлаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев