Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Почта баскан өчен 6 ел колония

Шушы көннәрдә генә Яшел Үзән суды Васильевода почта бүлеген баскан 37 яшьлек яшел үзәнлегә хөкем карарын чыгарды.

Бу хәл агымдагы елның 17 августында була. Югарыда әйтелгән 37 яшьлек ир  алдан әзерләнеп, коралланып  Васильевога юл тота. Ул  үзен танытмас өчен кара күзлек һәм бейсболка кия һәм почта бүлегенә кереп, пневматик пистолет белән оператор хатынны куркытып, аннан 6590 сум акча талап алып чыгып китә.

Җинаять юлына баскан ир уртасындагы бу кеше кыңгыр гамәлләрен дәвам итеп, 25 августта М.Красная урамындагы  йорт фатирын баса. Аннан ул 18 мең сумлык ноутбук урлап алып чыга.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Елена Савельева сүзләренә караганда, прокуратура бу ирне РФ Җинатьләр Кодексының ике маддәсе буенча гаепләп, аның эшен судка җибәргән. Суд аны 6 елга каты режимдагы  төзәтү колониясенә җибәрү буенча карар чыгарган.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Васильево В Зеленодольске задержан преступник Ограбил почту