Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Үпкәләштән булмасын, әмма без дөреслек яклы

«Яшел Үзән» газетасы сайтта уздырган «Әллә каян күренеп тора - солдатта булган, диләр» бәйгесе тәмам. Бу бәйге башкаларыннан фотоларның күплеге һәм тавыш бирүнең бик җанлы баруы белән истә калыр, мөгаен.

Бәйгедә катнашкан барлык ир-атларыбызны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Илебез тынычлыгын саклаучылар алдында баш иеп, рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә инде җиңүчеләрне билгеләгәндә, барыгыз да тавыш бирүнең нинди тәртиптә баруын яхшы күрде. Ясалма тавыш бирүчеләр, ягъни накрутка ясаучылар бәйгедән төшеп кала дип кисәтеп тордык. Шуңа да карамастан, кайберәүләр, махсус программа нигезендә, нәкъ менә компьютер төймәсенә басып кына беренчелеккә чыгуны хуп күрде. Без моны бик ачык күрдек, шуңа да 6 меңнән артык тавыш җыеп, беренче өчлеккә чыккан катнашучыларыбыз бәйгедән төшеп кала. Үпкәләштән булмасын, әмма без дөреслек яклы.
Шулай итеп «Әллә каян күренеп тора - солдатта булган, диләр» бәйгесе җиңүчеләре итеп, без өч кешене Олы Ачасырдан Равил Кадыйров, Мулла Иленнән Фәнис Сәйфетдинов һәм Күгештән Илдар Нигъмәтҗановны билгеләргә булдык. Барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәт. Киләсе бәйгедә тавыш бирүне башка тәртиптә уздырачакбыз, «Яшел Үзән» газетасы һәм сайтыннан аерылмагыз, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев