Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Үпкәләсәң , әйдә, үпкәлә...

Үпкәләү һәр кешегә дә таныш, ниндидер вакыйга яки мәсьәлә буенча эш иткәндә, ул хисне берничә мәртәбә тоярга мөмкин. Ничек шулай була соң ул?

Кеше нинди эш буенча үпкәләячәген белми, чөнки андый «авыру» урыннар организм­ның төрле өлешләрендә (гадәттә, баш миендә) урнашырга мөмкин. Чит кешенең тышкы кыяфәте, хезмәте, дус-ишләре, яшәү рәвеше, яман гадәтләре һ.б. турында сөйләгәндә, тыңлаучыга ошамый торган нәрсәләр була. Кайберәүләр үзенең үпкәләвен башкаларга белдерми, «эченә җыеп» йөри.
Киң таралган үпкәләүнең берсе - гадәти исәп-хисап. Кешедән үзенә ниндидер файда алу өчен, юри үпкәләгән булып йөрергә мөмкин. Чынлыкта, аны бу мәсьәлә бөтенләй диярлек борчымый. Гадәттә, ирләрдән берәр нәрсә таләп итү өчен, мондый ысулдан хатын-кызлар оста файдалана. Тагын бер сәбәп - кешене гафу итәргә теләмәү яки гафу итә белмәү. Бу очракта үпкәләүче кеше көчле хисләрдән соң үзенең ни өчен үпкәләгәненең төп сәбәбен дә белмәскә мөмкин. Аның өчен иң мөһиме - үпкәләтүченең гафу үтенүе.
Кайвакыт кешеләр нәрсәдер планлаштыра, хисаплый, әмма ул көткән нәтиҗә булмый кала, шуңа күрә үпкә туа. Мисаллар карап үтик.
Эшкә урнашырга йөрүче эш бирүче белән сөйләшкәннән соң, үзен алачакларына тулаем ышана, ләкин аны эшкә килергә чакырып берәү дә шылтыратмый. Яки кыз сөйгән егетеннән үзенең туган көнендә балдак бүләк итәчәген көтә, әмма булачак кияүнең бүләге башка нәрсә була. Әгәр аларның үзара мөнәсәбәтләре яхшы булса һәм кыз ике араны өзәргә теләмәсә, үзенең үпкәсен «йотарга тиеш».
Үпкәләүчәнлек белән ничек көрәшергә соң? Мондый хис халәтен төрле ысуллар белән җиңәргә була. Беренче тапкырдан ук җиңеп булмаска мөмкин, чөнки ул үпкәләүнең дәрәҗәсенә (ныклыгына) карый, әмма көрәшне туктатмаска кирәк.
1.Вәзгыятьне (обстановканы) анализлау бик мөһим. Үпкәләтүче үзенең кемнедер кыерсытуын белмәскә дә мөмкин. Дөрестән дә, ул кешенең кемнедер үпкәләткәнен яки үпкәләтмәгәнен аңлау өчен, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк.
2.Төрле вәзгыятьтә дә үзеңә файдалы мизгелләрне табарга тырышыр­га кирәк. Сөйләшү барышында ул үзе дә белмәгән кимчелекләрен аңларга (күрергә) мөмкин. Ул чакта аңа «рәхмәт» әйтергә кирәк, чөнки ул сезнең кимчелегегезне йөзегезгә карап әйтте, гайбәт сатып йөрмәде.
3.Әгәр кеше сез әйткәннәрне аңламаса, аңа үпкәләп йөрү мәгънәсезлек була. Башка кешеләрнең уйларын, фикерләрен белү, аларның теләкләрен аңлауны беркем дә булдыра алмый (Аллаһ Тәгалә безгә андый сәләт бирмәгән).
Үпкәләү зыян китерә аламы? Кеше кичергән тискәре хисләр (эмоцияләр) аның сәламәтлегенә уңай йогынты ясамый, билгеле. Галимнәр бу мәсьәләдә күп кенә тәҗрибәләр, тикшеренүләр үткәргәннәр. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, башкаларга үпкәләп йөрүчеләрдә бавыр авыруы (цирроз), баш өянәге (мигрень), йокының бозылуы, яман шешләр барлыкка килүе ихтимал. Сүзсез дә аңлашыла: андый кешеләрнең җан тынычлыгы булмый. Нәтиҗәне үзегез ясагыз: башка кешеләргә үпкәләп, авырып йөрергәме яки сәламәтлегегез мөһимрәкме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев