Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Пилот проектының өстенлекләрен өлкәннәр дә бәяли

Татарстанда яшәүче картасына ия булучылар саны Яшел Үзәндә көннән-көн арта. Әлеге яңалыкның өстенлекләре хакында якыннан шәһәрнең ветераннар Советы әгъзалары да танышты.

Киләсе елның февралендә 30 еллыгын билгеләп узучы ветераннар Советы шәһәр һәм райондагы һәр яңалык белән кызыксынып бара. Татарстанда яшәүче картасы пилот проекты хакында район башлыгы Александр Тыгин да үз фикерен җиткерде. Бу яңалыкны тормышка ашырырга ни өчен нәкъ менә Яшел Үзән сайлап алынган?
- «Укучы картасы» да, аерым бер проект буларак, безнең шәһәрдә эшли башлаган иде. Укучыларны кечкенәдән банк сервисы белән эшләргә өйрәтү файдалы. Аннан, бездә электрон грамоталылык югары. Татарстанда яшәүче картасының да өстенлекләре бихисап. Чөнки 70 мең яшел үзәнле социаль яклау хезмәтеннән файдалана, - дип сөйли башлык.
Өлкәннәребезнең сораулары да юк түгел. Заикин урамындагы поликлиникада карта белән табибка язылып, шулай ук әлеге карта белән кайбер кибетләрдә акча түләп булмый. Әлеге кимчелекләр юк ителер дип ышанасы килә. Картада күпме акча калганын ничек тикшерергә, югалса нишләргә? Ветераннарның әлеге сорауларына «Ак Барс» банкы җитәкчесе Ольга Ясонова җавап бирде.
- Күпме акча калганын банкоматлардан выписка алып тикшерер­гә була. Кайсы кибеттә күпме акча сарыф иткәнегезне белер өчен телефоныгызга СМС хәбәр килеп торачак. Картаны югалткан очракта һәм башка сорауларыгыз булса, банкка килегез, барысын да хәл итәрбез, - дип сөйли җитәкче.
Банк карточкалары белән эш иткәндә иң ахмак гамәл - пин кодны картага ук язып кую. Әйе, мондый хәл өлкәннәр арасында еш күзәтелә. Дүрт санлы номерны истә калдыруның иң кулай очрагы - оныкларыңның туган көнен язу. Монда үз туган көнеңне сайларга кирәкми. Урамга чыгып йөри алмаучы өлкәннәргә Татарстанда яшәүче картасын тапшыру өчен өйләренә киләләр. Бу көнне ветераннар Советы әгъзасы Валентина Данилова да карталы булды.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев