Петардалар белән шаярырга ярамый!
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балигъ булмаганнарга петарда һәм башка пиротехника сату законлымы икәнен аңлата.
Пиротехник эшләнмәләрдән янгын чыгу куркынычы зур һәм дөрес файдаланылмаган очракта сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Балигъ булмаганнар пиротехниканы кулланганда төп куркыныч – җәрәхәтләр алу ихтималы. Мондый әйберләрне сату кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең «Пиротехник әйберләрне таратканда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен раслау турында»гы 2009 елның 2 декабрендәге 1052нче карары белән җайга салынган.
Барлык пиротехник продукция, петардаларны да кертеп, зыян китерүе буенча 5 класска бүленә. Зонаның радиусы, саклау шартлары, яшь чикләүләре куркынычлык классына бәйле. Һәр эшләнмәдә куркынычлык классы һәм яшь чикләве күрсәтелергә тиеш. Таләпләрнең 11нче пункты нигезендә пиротехник эшләнмәләрне 16 яшькә җитмәгән затларга сату тыела (әгәр җитештерүче тарафыннан башка яшь чикләве билгеләнмәгән булса). Шул рәвешле, петардаларны, салютларны яки башка пиротехниканы 16 яшькә җиткән затларга гына сатарга мөмкин.
Күрсәтелгән тыюны бозган очракта пиротехника әйберләрен сатучы административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.2нче маддәсе (ирекле сату тыелган яисә чикләнгән товарларны законсыз сату) буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Мондый хокукка каршы гамәлләр кылган гражданнар өчен – 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән. Шулай ук административ хокук бозу предметларын конфискацияләү дә кулланылырга мөмкин. Мондый хокук бозулар турындагы беркетмәләрне Эчке эшләр һәм Роспотребнадзор органнарының вазифаи затлары төзергә вәкаләтле.
Сораулар булган очракта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 8 (843) 236-61-64 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә, йә мөрәҗәгатьне вәкаләтле вәкил сайтында махсус бүлектә калдырырга була:
rtdety.tatarstan.ru/internet-reception.htm – сылтамасы буенча керергә һәм «Интернет-кабул итү» формасын тутырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев