Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Пермь һәм Түбән Новгород туристлары Яшел Үзәндәге «Татар авылы» музеенда булды

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән бергә Яшел Үзән районындагы берничә тарихи объектта булдык.

Маршрутның бер ноктасы — ачык һавадагы «Татар авылы» этнография музее. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар һәм балалар тарафыннан төзелгән уникаль агач тегермән урнашкан. Ул бүген дә эш хәлендә һәм тәҗрибәле тегермәнче катнашында файдаланырга әзер.

Музейда татар халкының көнкүрешенә караган чын тарихи әйберләр кадерләп җыелган һәм сакланган. Алар килүчеләрне татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыра. Сәфәр барышында Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләреннән килгән туристлар белән дә очраштык. Пермь краеннан Александр һәм Любовь велосипедларда сәяхәт итәләр һәм «Татар авылы»н үз маршрутларына махсус керткәннәр. Яшел Үзән районының илнең төрле төбәкләреннән кунакларны җәлеп итүе сөендерә.

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев