Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиясе аз булганга, самогон саткан

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 70 яшьлек ханымга карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Кыңгыр гамәлнең төп сәбәбе - РФ Җинаятьләр кодексының 171-4 маддәсе буенча, ягьни алькоголь продукциясен законсыз рәвештә сату. Җитмәсә, ул берничә тапкыр кылынган икән.

Олы яшьтәге ханым моңарчы спиртлы продукцияне законсыз рәвештә ваклап саткан өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.17-1 маддәсендәге беренче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган булган. Һәм һәр кыңгыр гамәле өчен 15 мең сум күләмендә административ штраф түләгән. Әмма әби боларны сабак итеп алырга уйламаган да, самогон сатуын дәвам иткән. Быелның 30 маенда өеннән генә күршесенә 0,45 литр күләмендәге самогон саткан. Ә мондый «идән астында әзерләнгән» сыеклык ГОСТ таләпләренә туры килми, чөнки этил спиртының күләм өлеше 33,6% тәшкил итә. Ә бит арзаннан гына спитрлы эчемлек алып кәеф-сафа корырга ниятләүчеләр моның ахырын ни белән бетәсен уйлап җиткермиләр. 
Гаепләнүче ханым үзенең законсыз гамәл кылганын да белә, гаебен дә таный, әмма мондый эшкә мине пенсиянең кечкенә булуы этәрде дип бара. 
Барлык бу фактларны, гаебен тануны, сәламәтлегенең начар булуын исәпкә алып хөкемдар аңа 30 мең күләмендә штраф салу хакында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев