Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсияләрне планлы һәм планнан тыш арттыру

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәрткәнчә, пенсионерларга акчаларын арттыру 80 яшькә җитү, Төньякта стаж алу яки эштән азат ителү кебек вакыйгаларга бәйле булмаган рәвештә, ел дәвамында, тиешле шартлар туганда,башкарыла.

Пенсионерга 80 яшь тулгач, түләүләр арттырыла. Шул ук вакытта аларның үзенә өстәмә алу өчен берни дә эшләргә кирәкми – Пенсия фонды аны булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә билгели.

Шулай ук, әгәр эшләүче пенсио нерның Төньякта яңа стажы барлыкка килә икән, ул пенсияне арттыруның фиксацияләнгән датасына бәйле түгел. Бу очракта Пенсия фондына раслаучы документлар белән гариза тапшырырга гына кирәк, шуннан соң түләүләр яңа айдан күчереләчәк.

Искәртеп узабыз, Төньяк стажын тулысынча тутырган кешеләр, яшәү урынына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга һәм арттырылган түләүләр алырга хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен минималь стаж Ерак Төньякта 15 ел һәм шуңа тигезләштерелгән урыннарда 20 ел булырга тиеш. Шул ук вакытта иминият стажы буенча таләпләр хатын-кызлар өчен – 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә. Әгәр Төньяк стажы тулысынча эшләнмәсә, пенсияне билгеләү яше Төньяк төбәктә эшләгән һәр ел өчен кими.

 

– Моның белән беррәттән ел дәвамында яңадан исәпләүләр ел саен бер үк вакытта башкарыла. Әйтик, 1 гыйнварда, күпчелек иминият пенсия ләре индексацияләнә яки 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, ел саен арта. 1 августтан эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре, шулай ук алынган инвестиция кереме нәтиҗәләре буенча тупланма түләүләре арттырыла, – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

 

Ел дәвамында фиксацияләнгән даталарда уза торган барлык исәпләүләр автомат рәвештә алып барыла. Аның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев