Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсияләргә социаль өстәмә түләү кабат исәпләнде

Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә Татарстанда эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык түләүләргә 460 сум өстәлде.

дәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.
–Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк, – дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләүләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә. 
2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргә өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә  социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә, пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да,  индексация­ләнгәннән соң  үзгәрешсез калды.
Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексация­ләү нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез  башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметмәячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев