Шуларга бәйле рәвештә халыкка бирелүче субсидияләр дә елга бер тапкыр индексацияләнә.
Журналистлар белән социаль яклау өлкәсендә 2017 елдан кертелгән үзгәрешләр буенча Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуриева очрашып сөйләште. Үзгәрешләр турында халыкка гыйнвар аенда килгән торак-коммуналь квитанцияләрендә күрсәтелгән, игътибар иткән булсагыз, хөрмәтле газета укучылар.
Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы халкын адреслы социаль яклау турында»гы 2004 елгы законында каралганча, ай саен түләнә торган түләүләрне индексацияләү коэффициенты 1,049 күләмендә билгеләнгән. Страховой, хезмәт пенсиясе законнары буенча пенсия алучы хезмәт ветераннарына, башка нигезләмәләр, картлык яисә хезмәте өчен пенсия алучы хезмәт ветераннарына, уртача айлык табышы 20 мең сумнан артып китмәсә, дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән һәм картлык буенча пенсиягә чыккан затларга түләүләр аена 448 сум тәшкил итә. Тыл хезмәткәрләренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ул - 669 сум. Шулай ук сәяси репрессияләрдә зыян күргән гражданнарга - 560 сум, ятим һәм опекага бирелгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга - 7989 сум, мәктәп укучыларына - 9214 сум. Аларга транспортта йөргән өчен (18 яшькә кадәр) 271 сум бирелә.
Гүзәл Нуриева аңлатуынча, өч һәм аннан күбрәк баласы булган (18 яшькә кадәр) гаиләләргә, асрамага алган балаларны да кертеп, дару алу өчен аена 120 сум түләнә.
- Балаларга тиешле пособиеләр күпме бирелеп, аларга кемнәр кертелә?
- Балалары булган гаиләләрдә җан башына туры килгән уртача табыш Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган 16 яшькә кадәрге балага (белем бирү оешмасында укыса, 18 яшькә кадәр) ай саен бирелә торган пособие 295 сум тәшкил итә, - дип аңлата социаль яклау бүлеге җитәкчесе. - Әгәр дә ана баланы ялгызы тәрбияләсә - 782 сум, ата-аналары алимент түләмәсә һәм алардан аны түләттерү мөмкин булмаса - 442 сум. Шундый ук сумма призыв буенча сержант, солдат һәм матрос, шулай ук баланың атасы хәрби белем бирү учреждениесендә укыса, хәрби хезмәт узу турында контракт төзегәнче балага аена 442 сум билгеләнә. Транспортта йөргән өчен Татарстанда яшәүче пенсионерларга айлык табышы 20 мең сумнан артып китмәсә, - 448 сум, артса, 180 сум бирелә. Транспорт түләүләре автомат рәвештә билгеләнә, аның өчен белешмәләр алып килү кирәкми. Чөнки пенсионерның эшләүдән туктавы-туктамавы хакында Пенсия фонды хәбәр итеп тора. Транспортта йөрүгә ташлама хокукы бөтен пенсионерларга да саклана, эшләсәләр дә, эшләмәсәләр дә.
- Татарстанда хәзер яшәү минимумы күпме?
- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яшәү минимумын түбәндәгечә раслаган. Татарстанда яшәүченең җан башына ул 8108 сум туры килә. Эшкә сәләтле халык өчен ул - 8657 сум, пенсионерларга - 8644 сум, балаларга - 8027 сум.
- Социаль стипендияләрдә үзгәрешләр бармы?
- 2017 елның 1 гыйнварыннан мондый стипендия бирелүдә дә үзгәрешләр бар. Бу акча бары тик аз керемле, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган гаилә балаларына гына бирелә. Андый белешмәне студент социаль яклау бүлегенең 5нче кабинетыннан ала ала. Шул белешмәгә карап социаль стипендия билгеләнә. Аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче студент дәүләттән социаль ярдәм сорап гариза яза. Моның өчен гаиләнең керемен раслаган һәм яшәү урыныннан белешмәләр алып килү таләп ителә. Социаль стипендия 1 мең сумнан алып 2 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Гомумән алганда, ел башыннан күп балалы гаиләләргә ташламалар саны артты. Шуны да әйтергә кирәк, хәзер бүлектә документларны электрон формада кабул итү дәвам итә. Бу бик уңайлы. Ул дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән.
Нет комментариев