Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиягә карата килгән сорауларга - җавап

***

– Минем пенсиям кечкенә, суд карары нигезендә суд приставлары ярты пенсияне тотып бара. Алар гомуми сумманың яртысыннан кимрәк өлешен алып калырлык итеп ясарга мөмкинме?
– 2022 елның 1 февраленнән 234нче номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул бурычлы гражданның һәм аның иждивениесендә булган затларның яшәү өчен кирәкле керемнең минималь күләменең кагылгысызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Бурычлы гражданның һәм аның ижди ве ниесендәге затларның билге ләнгән яшәү минимумы күләменнән әз булмаган гомуми суммадан, шул исәптән бурычлының РФ буенча эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы (сезнең очракта ТР субъектындагы) күләмендә хезмәт хакы һәм башка керемнәреннән башкарма документлар нигезендә бурычны басып калып булмый.
Күрсәтелгән закон нигезендә сез, ай саен пенсияне һәм башка керемнәрне яшәү минимумы күләмендә саклап калу турында гариза белән башкарма производство алып барыла торган суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Шул ук вакытта, айлык керем булуын раслый торган документлар, әлеге керем чыганаклары турында белешмәләр бирергә кирәк.
Федераль законда билгеләнгән, хезмәт хакыннан һәм гражданның башка керемнәреннән тотып калу күләмен чикләү, алимент түләтү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны түләтү, туендыручысының үлеменә бәйле рәвештә зыянны түләтү, җинаять кылып ясалган зыянны түләтү турындагы таләпләрне үз эченә алган башкарма документлар буенча кулланылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев