Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Пенсионерның аякларын өзеп, үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән

Бүген иртән Казанда коточкыч авария булган, нәтиҗәдә өлкән яшьтәге ир – атның ике аягы да өзелгән - ул һәлак булган.

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте моменты видеокүзәтү камераларына эләккән.

Кадрларда өлкән яшьтәге ир-атның юл аша чыга башлавы күренеп тора һәм автомобильчеләр туктап, аңа юл бирә. Тик пенсионер зебра азагына җиткәндә, аны бик югары тизлектә барган «Лада Приора» бәрдерә. Нәтиҗәдә, мәрхүмнең аяклары берничә дистә метрга оча - җәяүле үлә.

«Татарстан-24» мәгълүматлары буенча, «Лада» шоферы дуслары белән төне буе алкоголь эчкән, чөнки аның улы туган. Алкотектор 0,700 промилле күрсәткән. Бу кеше элек хөкем ителгән булган инде.

Шулай ук үлем очрагы факты буенча җинаять эше кузгатылган. Совет районы судында машина йөртүче ирегенә чик кую чарасын билгеләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев