Пенсионерларга салым ташламалары каралганмы?
Дәүләт пенсионерларга федераль һәм региональ дәрәҗәдә ташламалар бирә.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе М.Горбунова аңлатуынча, РФ законнары нигезендә пенсия алучы бер мөлкәткә салым түләүдән азат ителә.
Мондый объект булырга мөмкин:
- торак йорт, яисә аның бер өлеше;
- фатир, яисә аның бер өлеше, бүлмә;
- гараж яки машина урыны;
- иҗади остаханәләр, ательелар, студияләр, дәүләтнеке булмаган музейлар, галереялар, китапханәләр сыйфатында файдаланыла торган биналар;
- мәйданы 50 кв. м дан артмаган шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык яисә шәхси хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләрендә урнашкан корылмалар.
Пенсионер, шулай ук, җир буенча салым базасын үз милкендәге, даими файдаланудагы яисә гомерлек мирас итеп биләүдәге бер җир кишәрлегенең 600 кв.м кадастр бәясе күләмендә киметергә хокуклы. Әгәр участок кечерәк булса, салым түләргә кирәкми, ә күбрәк икән, аерма өчен генә түләнә.
Пенсионер ала торган түбәндәге түләүләргә НДФЛ салынмый:
- дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, иминият пенсияләре һәм аларга өстәмәләр;
- эш бирүче акчалары исәбеннән юлламалар бәясе (туристик түгел);
- эш бирүче акчасы исәбеннән дәвалау һәм медицина хезмәте күрсәтү бәясе;
- оешмадан бүләкләр, шулай ук матди ярдәм өчен (салым салынмый торган керем күләме календарь елга 4 мең сумнан артмаганда).
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев