Пенсионерлар сорауларына белгечләр җавап бирә
3 октябрьдә 15 сәгатьтә Яшел Үзән социаль яклау бүлегендә өлкән буын кешеләрен кабул итәләр.
Пенсионерларның сорауларына район җитәкчелеге, пенсия фонды, сәламәтлек саклау идарәсе, социаль страхование фонды, медико-социаль экспертиза, ЖКХ департаменты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Ветераннар советы вәкилләре катнаша.
Кабул итү урыны адресы: Яшел Үзән шәһәре, К.Маркс урамы, 57в йорты, 6нчы кабинет.
Алдан язылып кую яки белешмәләр өчен телефон: 8(84371)4-16-62,4-22-97.
Илсөя Завилейская фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев