Пенсионерлар пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш
Шәхес дистанцион форматта раслана.
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Бу пенсионерларның өчен Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Аны дистанцион форматта, биометрия буенча «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә, өйдән чыкмыйча гына, башкарып була. Бердәнбер шарт – «Дәүләт хезмәтләрен»дә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган.
«Бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр түләүләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә бәйсез рәвештә бирелә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15 – 17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Социаль фондның бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев