Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсияләр артуы хакында яңа мәгълүмат бар

Пенсияләр тагын күпмегә артыр икән?

Якын киләчәктә планлаштырылган пенсия түләүләренең артуы турында мәгълүмат бар

Пенсия күләменең гомуми индексациясе 20 процент тәшкил итәчәк дип фаразлана. Бу пенсиянең уртача күләмен 25 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Пенсияләр аналитигы Сергей Власов сүзләренчә, яңа карар хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән. Рәсми затлар социаль фонд өчен өч еллык бюджет планын эшләгән, анда пенсияләрне индексацияләү параметрлары җентекләп билгеләнгән.

«Беренчедән, илдәге күпчелек пенсионерлар ала торган иминият пенсияләрен арттыру планлаштырыла. Бу картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләргә кагыла. Хәзерге вакытта индексация эшләмәүче гражданнар өчен генә планлаштырыла, әмма ул барыбер әлеге төр пенсия алучыларның күпчелегенә кагылачак», – дип ассызыклый аналитик.

Бу план буенча, иминият пенсияләре киләсе елда 5,3 процентка артачак. Аннары, 2025 елдан башлап, индексация ике этапта үткәреләчәк: башта февральдә, аннары апрельдә. 2025 елда гомуми үсеш 7,8 процент тәшкил итәчәк, һәм киләсе елда пенсияләр тагын 6,8 процентка артачак.

«Шулай итеп, киләсе өч ел эчендә пенсияне 20 процентка арттыру планлаштырыла. Бу өстәмә бюджет чыгымнарын таләп итә торган сизелерлек үсеш. Хезмәт министрлыгы вәкилләре индексациядән соң түләүләрнең уртача күләме 25 690 сумга җитәр дип көтә», – дип өсти аналитик.

Шулай да, хөкүмәттә илдә хезмәт хакы алдагы елларда пенсияләрдән тизрәк үсүен дәвам итәчәк дип билгелиләр. Пенсия белән хезмәт хакы арасындагы башлангыч нисбәт 27 процент тәшкил итәчәк, әмма 2026 елга бу күрсәткечнең 26,3 процентка кадәр кимүе көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев