Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиягә кемнәр алданрак китә

Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыга

Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар әлеге хокуктан 56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

Күп балалы аналарга ва­кытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш: 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплау, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбия­ләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү, йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.


Татарстанлылар хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларының санын sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинетларында яки дәүләт хезмәтләре порталында ачыклый ала.


Көч ведомстволары хезмәткәрләренә хезмәт хакы һәм пенсияләр арта. Әлеге ведомство хезмәткәрләренә соңгы 10 елда иң зур хезмәт хакы һәм пенсияләр артуы  көтелә. Хезмәт хаклары хәрби хезмәткәрләргә, Эчке эшләр органнары, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Росгвардия, таможня, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 10,5%ка индексацияләнәчәк.

Бу арту әлеге категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакын илдәге инфляция дәрәҗәсенә туры китерер­гә тиеш. Моннан тыш, әлеге ведомстволарның элеккеге хезмәткәрләренә пенсияләр дә 10,5% ка артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев