Пенсия өлешен кайсы очракларда кире кайтарып була
Пенсияләр түләү – өлкән буын кешеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе. Әмма аерым очракларда пенсионерның бер өлеш түләүләрен кире кайтарып ала алалар.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Пенсионер үзенә түләнә торган пенсия күләменә йогынты ясый торган үзгәрешләр турында вакытында хәбәр итмәгән очракта, пенсиянең бер өлешен кайтару бурычы килеп баса.
Конкрет мисал. Кануннар нигезендә, әгәр дә пенсионер кешенең иждивениесендә балигъ булмаган туганнары булса, аңа өстәмә түләү каралган. Һәр тәрбияләнүче өчен өстәмә түләү теркәлгән түләүнең өчтән берен тәшкил итә. Әгәр дә иждивениедә булган кеше югары уку йортында яки ссузда белем алса, аңа түләүләр 23 яшькә кадәр дәвам итә.
20 яшендә иждивенец читтән торып уку бүлегенә күчсә, яки укуыннан куылса, пенсионер аның өчен өстәмә акча алырга хокуклы түгел. Әгәр дә бу хәлгә бәйле пенсионер вакытында статусының үзгәрүе турында хәбәр итмәсә һәм берничә ай дәвамында өстәмә түләүне алуны дәвам итсә, артыгын алган барлык акчаларын кайтарырга туры киләчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев