Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Печән чапканда ир-атның кулы өзелгән

***

Якутиядә печән чапканда 50 яшьлек ир-ат кулсыз калган. Табиблар аңа ашыгыч рәвештә операция ясаган. 

Фаҗига печән чапканда килеп чыга. Ир-атның кулына очраклы рәвештә бәйләнгән бау, минутына 1000 әйләнеш ясый торган пресс-подборщикка аның кулын тартып ала.

Аңа 2 сәгать операция ясаганнар. Югары дәрәҗәдә ампутация, күп кан югалту, кан салу таләп ителү операцияне катлауландыра.

«Фаҗига урынында ир-ат күп кан югалткан, аңа 1 литрдан артык донор каны салганнар. Операцияне тәҗрибәле хирурглар ясаган», – дип хәбәр иткән ЯСИА агентлыгына Намский район хастаханәсе баш табибы Ариана Сергеева.

Хәзер авыруның хәле тотрыкланган, аны өенә чыгарырга әзерлиләр.

Интертат

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев