Павел Астахов Татарстандагы фаҗигада ятим калган балага ярдәм күрсәтергә кушкан
Лениногорскида килеп чыккан янгында 5 бала һәм аларның әниләре һәлак булган
РФ Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов фаҗига буенча үз фикерен җиткерде.
Янгында 5 бала, аларның әниләре һәлак булган. Гаилә башлыгының тәне 75 процент пешү сәбәпле, район хастаханәсенә озатылган. Бер бала исә әбиләрендә кунакта булган, нәтиҗәдә, ул исән калган.
"Кабат алкоголь, гамьсезлек, ваемсызлык... Нигезсез, рәхимсез, куркыныч", - дип язган Павел Астахов үзенең "Инстаграм" челтәрендәге битендә.
Вәкаләтленең Татарстандагы вәкиле фаҗига урынында янгынның сәбәпләрен тикшерә һәм ятим калган балага ярдәм күрсәтүдә катнаша.
Чыганак - татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев