Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Патруль-пост хезмәтенең “текә” егетләре

Аларның икесе дә ППСка бер ротага бер вакытта килеп эшли башласа да, биографияләре дә, яшьләре дә бераз аерыла. Әмма хезмәт урынында алар аерылмас хезмәттәшләр һәм эштән соң әйбәт дуслар.

Бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп эшлиләр. Патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре гадәттә төнге вакытта кизү торып, район һәм шәһәрнең тынычлыгын, җәмәгать тәртибен саклый. Кайда нинди хәл килеп чыга калса, алар анда беренчеләрдән булып, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтеннән дә тизрәк барып җитә. Төнге разборкаларда катнашучылар, эчкечеләр, гаилә ызгышлары чыгаручылар, әйбер югалтучылар, наркоманнар, караклар, талаучылар һәм башкалар аларның даими клиентлары. Контингент төрле һәм аларга караш та төрле. Кеше психологиясен дә аңларга, адекват булмаган җинаятьчеләр коралы - балта-пычак һәм таякка каршы тора белергә кирәк. Универсал солдат кебек.

Полициянең кече лейтенанты Илшат Минһаҗев башта хезмәт юлын эчке эшләр органы белән бәйләргә уйлап та карамаган. Ул Мамадыш-Әкил авылында туып-үсеп, 9 яшеннән Казанда төрек лицеенда укыган һәм Казан федераль университетның информацион системалар һәм технологияләр бүлегенә укырга кергән. Әмма ел ярым югары мәктәп нигезләрен өйрәнгәннән соң, аны ошатмыйча ташлап, үз теләге белән армиягә китеп, Калининградта хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. Ә Яшел Үзән полициясенә 2014 елда килгән. Татар, рус, төрек һәм инглиз телләрен яхшы белгән, армиядә чыныгу алган егетне полициягә шунда ук алганнар, әмма ярты ел стажировка узганнан соң гына полиция формасын кия ала. Белемгә омтылган егет ТИСБИнең юридик факультетын читтән торып укып тәмамлый. Алган белеме хәзер эшендә дә бик ярдәм итә. Остазы, хәзер отставкадагы өлкән сержант Илшат Мөхетдинов аны бу эшнең нечкәлекләренә, документлар тутырырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтә.

Әлфия Зыякаева язмасының тулы вариантын газетабызның 70нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев