Патрон урлап саклау мактанырлык эш түгел
Тыныч тормышта яшәгәндә ату коралы һәм сугыш кирәк-яраклары беребезгә кирәк түгел. Аллаһ сакласын, кирәкмәгән урында кирәге чыгып куюы бар. Шуңа күрә моның буенча Россия Федерациясенең законнары да бар. Коралың бар икән, аны рәсмиләштерергә, тиешле урыннарда аны йөртүгә рөхсәт алырга кирәк.
Менә шулай, күптән түгел Яшел Үзән судында сугыш кирәк-яракларын урлаган һәм аларны законсыз саклаган өчен 27 яшьлек яшел үзәнленең җинаять эше каралган.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Елена Савельева сүзләренә караганда, гапләнүче Яшел Үзәндә мәдәният сараенда эшләп, хезмәттәшенең Токарев конструкциясендәге пистолетының 5 патронын урлаган. Ул аларны законсыз яшәүче хатынының фатирында саклаган. Нәтиҗәдә бу патроннарны полицейскийлар табып алган.
Суд утырышында гаепләнүче гаебен танып, патроннарны сөяркәсе алдында мактанырга теләп урлаганлыгын аңлаткан.
Нәтиҗәдә суд аны 1 ел сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев