Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Патриотик тәрбия – иң мөһиме

Шәһәребезнең 4нче мәктәп укучылары да Бөек Җиңүнең 72нче язын лаеклы итеп каршы алырга әзерләнә.

Гомумән, бу уку йортында патриотик тәрбиягә зур урын бирелә. Ә патриотик тәрбия бирү төшенчәсе ул - туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.
Бер-береңә булган ихтирам, әлбәттә, сыйныфтагы дуслык җепләреннән башлана. 4нче мәктәпнең VIВ сыйныфы укучылары үзләренең дуслыкларын республика күләмендә дә исбатлап кайтты. «Сыйныфның дуслык серләре» бәйгесендә район һәм шәһәр күләмендә беренчелекне алып, 40 команда арасында Яшел Үзән данын якларга дип Казанга барып, призер булды алар.
- Сынау катлаулы узды, авыр сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Әмма без югалып калмадык. Гомумән, әти-әниләр һәр эштә ярдәм итәргә атлыгып торганда, балалар белән иҗат итүе рәхәт. Безнең хәтта Резедә Хикмәтова кебек актив әбиебез дә бар, - дип сөйли сыйныф җитәкчесе Марина Дедина.
Бәйге әле беренче тапкыр гына уздырыла. Шуңа да кем ничек аңлаган, шулай әзерләнгән. Кемдер доклад ясаган, кайберәүләр чыгышларын җыр-бию аша күрсәткән. Безнекеләр исә үз проектларын стена газеталары аша тәкъдим иткән. Ә инде сыйныфның дуслык серләрен VIВ укучылары мәктәптә өйдәге кебек җылы атмосфера булуы һәм укытучылар коллективының укучыларга һәрчакта та ярдәм итеп, югары үрләргә, җиңүләргә канатландырып торуы белән аңлата.
Патриотик тәрбия буенча мәктәптә ел саен төрле чаралар үткәрелә. 23 февральдә район һәм мәктәп укучылары арасында строй маршы буенча үткәрелгән бәйгедә дә беренчелек 4нче мәктәп кулында. Бу көннәрдә «Үлемсез полк» маршына әзерләнүләре. Ул иң әүвәл мәктәп күләмендә уза. Туганнарының, бабаларының фотоларын тотып, спорт залында җырлап узалар. Ә инде шәһәр күләмендәге акциягә IX- X- XI сыйныф укучылары әти-әниләре белән кушыла. Гомумән, бу көннәрдә мәктәптә патриотик, хәрби җырлар, шигырьләр яңгырый. Барлык сыйныф укучылары «Җиңү көне» җырын башкара. Әйе, балалар кечкенәдән 9 майны мәңгелек утка чәчәкләр салу көне дип кенә түгел, ә бик зур югалтулар бәрабәренә бирелгән Җиңү һәм илебез азатлыгы көне икәнлеген белеп үсәргә тиеш.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев