ПАТПда 5 автобус янган
***
Казанда Крылов урамында автобуслар өчен аерым бокста янгын булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
ПАТП-2 оешмасының 60 автобус өчен ясалган боксында янгында 5 автобуска зыян килгән. Автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре 55 автобусны чыгарган.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны ярты сәгатьтә бетергән. Янгын мәйданы 60 квадрат метр булган. Биш автобус янган, диелә хәбәрдә.
Якынча белешмә юуенча, янгын транспорт чарасының системалары һәм механизмнары төзексезлеге аркасында чыккан.
Фото: https://t.me/mchstatarstan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев