Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Хөрмәтле райондашлар! 19 апрель көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Пасханы билгеләп үтә.

Күп кенә башка илләрдәге кебек, Россиядә дә Пасха - бәйрәмнәрнең бәйрәме. Аны һәр кеше куанычлы хисләр белән каршы ала – бу көнне үз якыннарына игелек кылырга, яратуын белдерергә, күңелен сафландырырга тырыша.

Районыбыз территориясендә күпмилләтле мәдәни мирасны торгызу буенча шактый зур эшләр алып барыла. Муниципаль, иҗтимагый һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы киләчәк буын өчен үткәннәр ядкарен саклап кына калмыйча, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык нигезе булып торган рухи гореф-гадәтләребезне үстерергә дә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Православие динен тотучы райондашларыбызны Пасха бәйрәме белән котлыйм! Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр христиан өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәм күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, шатлык, үзара аңлашу һәм мәхәббәт, үз көчегезгә ышаныч телим!

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев