Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Пар күгәрченнәр идегез»: Татарстанда коточкыч юл һәлакәте булган

Казан – Оренбург трассасының Чистай районы өлешендә коточкыч юл һәлакәте булган. Анда «Скания» йөк машинасы, «Семерка» һәм «БМВ» машиналары бәрелешкән.

Бөтен машиналар да юл кырыена чыгып очкан. «БМВ» машинасында утырган 24 яшьлек йөртүче һәм 22 яшьлек пассажир, ВАЗ-2107 машинасының 23 яшьлек шоферы урында ук һәлак булган.

Фаҗигадә һәлак булган яшь парның кемнәр булуы билгеле.

Теләче блогеры Рафилә Шәмсетдинова кайгылы хәбәр җиткерде.

«Иртәдән яшен сукты. Син бу дөнья өчен «слишком» идеаль идең… Ышана алмыйм… Алсуыбыз… Иннә лилләһи иннә иләйхи раджигун. 22 яшендә… Я Раббым. И, җаныкаем. Безгә ничек кыен, якыннарга ничек түзәргә. Пар күгәрченнәр идегез, Алсу – Әнәс. Китүен дә бергә киттегез. Урыннарыгыз җәннәттә булсын. Коточкыч кайгы. Фәния, Лилия апа, Алсу, Әнәснең барча туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен сезгә», – дип, җан халәтен җиткерде блогер.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

20

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев