Пакетлы чәйнең куркынычы нидә?
Канада галимнәре ачыклаганча, пакетланган чәй онкологик авырулар үсешенә сәбәп булырга мөмкин.
Тикшеренү барышында, җитештерү процессында чәй пакетикларына 13 химик матдә микрограммасы эләгүе ачыкланган. Аннан соң, кеше чәй белән бергә эчә торган полимер кисәкчәләр эчәклекнең эшенә зарарлы йогынты ясый. Чәй пакетлары составына керә торган микропластик ашказанында эшкәртелми һәм организмнан начар чыгарыла. Кешедә онкологик авыруларның үсешен нәкъ менә шул стимуллаштырырга мөмкин.
Белгечләр сүзләренчә, чәйнең кыйммәтлелеге һәм танылган бренднлы булуы – анда зарарлы матдәләр юк, дигән сүз түгел. Бары тик табигый материаллардан гына эшләнгән (җитештерүчеләр белдерүенчә) чәй пакетларының күбесендә микропластик бар. Галимнәр пакетланган чәй кулланудан баш тартырга һәм натураль чәйгә өстенлек бирергә киңәш итә. Анда организмнан шлаклар чыгарырга, шулай ук бавырның тотрыклы эшен стимуллаштырырга мөмкинлек бирә торган матдәләр бар.
Пакетлардагы чәйне Нью-Йоркта яшәүче Том Салливан уйлап тапкан, ул бу идеяне үз чиратында, Англиянең чәй короле Томас Липтонда күргән. Ләкин алар икесе дә пакетлар ясау өчен натураль ефәк кулланганнар, ә пакетларга үзләре ул вакытта югары пробалы чәй сала торган булганнар. Бүгенге бер тапкыр кулланыла торган чәй пакетикларын җитештерү бернинди тәнкыйтькә дә түзә алмый, шуңа күрә табиблар катгый киңәш итә - аны эчмәскә, үз сәламәтлегенә зыян китермәскә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев