Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пәйгамбәрнең сөннәте

Хәдисләр

Аллаһ Тәгалә әйткән: «Адәм баласының уразадан башка һәр эше үзе өчен башкарыла, ураза – чыннан да минем хакка һәм мин аның өчен бүләкләячәкмен». 
Әгәр дә кеше ялганлаудан туктамаса һәм алдау юлыннан барса, Аллаһка аның ашау- эчүеннән баш тартуы кирәк түгел. 
Әгәр дә ураза вакытында кем дә булса онытылып китеп ризык капса яки эчсә, уразасын дәвам итсен, чөнки аны Аллаһ ашаткан һәм эчерткән. 
Рамазан аенда Аллаһны искә алучылар кичерелер һәм Аллаһтан сорап ялваручылар кире кагылмас. 
Таң алдыннан ашагыз, чөнки сәхәрдә бәрәкәт. 
Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе – кояш баегач авыз ачу, икенчесе – ураза тоткан өчен Аллаһ бүләген күрү. 
Аллаһ һәм аның фәрештәләре сәхәр башкаручыга рәхмәтләрен иңдерә. 
Әгәр Рамазан аенда ураза тоткан мөселман киләсе Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, яңа туган сабый кебек гөнаһсыз булачак. 
Рамазан аенда ураза тотарга тиешле үлгән кеше өчен якыннарының берсе ураза тотсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев