Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ozon Яшел Үзән районында

Идел буеның төп логистика шәһәрчеген ачты Маркетплейс Ozon тантаналы рәвештә «Яшел Үзән» ТОСЭР территориясендә фулфилмент-үзәкне ачты. Компаниянең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, үзәк көн саен 80 мең посылка җыя һәм 5 млн товарны саклый ала, ул бүгенге көндә компаниянең Идел буенда төп логистик челтәре булып тора.

«Үзәкне ачу белән җирле эшкуарларның маркетплейска чыгуы шактый гадиләштерелә, ә төбәктә яшәүчеләр киң ассортиментлы мәйданчыктан заказ биреп, аны икенче көнгә үк кулына ала алачак», – дип аңлаттылар компаниядә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә компаниягә киләчәктә үсеш теләде.

– Гаҗәеп объект, бик эчтәлекле. 38,5 мең квадрат метр, монда 400 мең исемдәге әйберләр сатыла. Безнең өчен иң мөһиме – җитештерүчеләребез өчен базарга чыгу мөмкинлеге. Нәтиҗәләрне күрәбез – 9 айда электрон сәүдә әйләнеше 5 тапкыр га артты. Алга таба укыту программалары сатучылар, объектларда эшләүчеләр өчен дә эшләнде. Мин рес публикада җитди тәкъдим ителгән Ozon компанияләре төркеменә һәм, әлбәттә, «Ромекс Групп»ка рәхмәт белдерәм, ул бүген кыска вакыт эчендә югары сыйфатлы дүрт объектны төзеде. Әле тагын берничә планыбыз бар. Электрон сәүдәгә актив җавап бирәбез, без кулланучылар да, процесста катнашучылар да булырга тиеш, – дип шәрехләде Президент.

Моннан тыш, Яшел Үзән районының Тура бистәсендә Ozon күпләп-бүлү үзәгенең икенче чираты төзелешенә старт бирелде. Төзүче – «Ромекс Групп» холдингы объектка 1,8 млрд. сум инвестицияли. Логистик үзәк 2023 елның II кварталында файдалануга тапшырылачак. Үзәкнең икенче чираты 4 гектар җирдә урнашачак, бинаның мәйданы 35 мең кв. метрдан артык булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу холдингның Татарстанда Алабуга, Яшел Үзәндә Х5 Retail Group һәм Ozon логистик үзәгенең беренче чиратыннан соң, дүртенче проекты инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев