Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Озак утыру – зарарлы

Борыңгылар, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип белми әйтмәгән. БАШ. Озак вакыт утырып тору – кан укмашуны формалаштырырга мөмкин, ә аларның үз чиратында, баш миендә циркуляция вакытында, инсультка китерүе бар.

МУЕН. Көн дәвамында сыек лык аякларда тоткарлана һәм муенга таба төнлә хәрәкәт итә. Ул йоклаган вакытта апноэ (сулыш тукталу) китереп чыгаруга булыша. Муен мускуллары киеренкеләнә һәм авырту, хроник авырулар барлыкка килә.

ҮПКӘЛӘР. Көннең күп вакытын утырып уздырганда үпкә эмболиясе (кан тамырлары тыгылу) яки тромб барлыкка килү куркынычы икеләтә арта.

ЙӨРӘК. Көн дәвамында күп хәрәкәтләнүче кешеләргә караганда, утырып яшәү рәвеше алып баручыларда үлү, диабет яки йөрәк авырулары алу куркынычы ике тапкыр күбрәк.

КУЛЛАР. Физик активлыкның кимүе гипертониягә һәм кан басымының югары күтәрелүенә сәбәп була.

АРКА. Озак вакыт дәвамында утырып тору умыртка баганасына бик зур басым ясый. Вакыт узу белән утыру арка дискы компрессиясенә (кысылуына) китерә. Чөнки туктаусыз басымнан мускуллар авырта, кискен хәрәкәт травмага китерергә мөмкин.

АШКАЗАНЫ. Озак утыру артык авырлык һәм юан эчәклектә рак авыруы сәбәпчесе. Май яндыру өчен җавап бирә торган мускул кан тамырларындагы ферментлар эшләми һәм бу матдәләр алмашын боза.

АЯКЛАР. Ял иткәндә сыеклык аякка җыела. Аякларның вертикаль халәте һәм йөрү аны гәүдә буенча куа.

АЯК ТАБАННАРЫ. Аякларның оюы кан йөрешенең начарлыгы белән бәйле булырга мөмкин. Утыру, һәрвакыт басым ясаганлыктан, бу вакытта нервларның зарарлануына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев