Өй җиһазыннан өянәк буламы?
Мебельне алыштырдык. Шуннан соң улыбыз бик еш йөткерә, һава җитмәгәндәге кебек сулый башлады.
Өй җиһазлары мондый өянәкләрнең сәбәбе була аламы?
Әйе. Материалында, мебель лагы яки буявында көчле аллергеннар булырга мөмкин. Алар сезнең улыгызда өянәк кузгата – бронхлар спазмасы барлыкка килә. Шул сәбәпле сулау авырлаша. Әлеге җиһазлардан котылуыгыз хәерле һәм аллергологка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев