Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оста хореограф Яшел Үзәндә икән

Горький исемендәге мәдәният йортына кергән саен, монда караган матур кичә искә төшә.

Минем оныкларым бар да биергә ярата. Яшел Үзәндәге оныгым Аделия дә бу мәдәният йортына биергә йөри.Үзе дә матур, сыгылмалы гәүдәле, тиктормас бер гади укучы кыз... Бик тырыш та әле үзе... Көне буе мәктәптә булганнан соң монда ашыга... Җитәкчеләре бик уңган, оста хореограф - Гүзәл Гафарова. Киленем Ләйсән: «Матур кичә була, былтыр да шәп булды, барыбыз да барабыз» - дигәч, киттем бала-оныкларыма ияреп, мин дә мәдәният йортына. Кичәгә реклама да яхшы оештырылган иде. Бик матур, бизәлгән белдерү куйганнар. Көндез кечкенә оныгым белән карап үткән идек.
И матур да булды соң юбилей кичәсе. Ул Гүзәл ханым кечкенә генә буйлы, бик ябык күренсә дә, эче тулы җәүһәр икән.Бию бит һәркемнең кулыннан килми.Күпме көч, сабырлык, түземлек, тырышлык кирәк аңа бу эшендә. Безгә карап утыруы гына рәхәт!!! Үзенең шәкертләренә шундый матур, төрле халык биюләре өйрәткән, татар композиторлары язган көйләргә дә матур бию­ләр шактый булуы бигрәк тә күңелгә хуш килде... Укучылары белән биегәндә, үзе дә бик яшь күренә.Сыгылмалы гәүдәсе, кичә барышында матур итеп сөйләве, бар кешегә булган хөрмәте, игътибарын әйт тагын...
Берничә мәртәбә мин дә оныгымны китергән идем. Башта мондагы биючеләрнең күплегенә, озатучы-каршылау­чыларга шаккатып утырган идем. Ахырдан ияләштем. Хезмәтләре эзсез узмый бит. Оныгымның мәктәптән арып кайткач, монда килүенә башта кызгану белдерсәм, шундый матур итеп биюләрен күргәч, бик сөендем.Оста укытучы кулында озак еллар матур биюләр язсын... Укытучылары Гүзәл апаларына, балаларның әти-әниләренә, әби-бабайларына-мондагы хезмәткәрләргә, биюгә йөрүче балаларга сабырлык, сәламәтлек, озын гомерләр, чиксез бәхетләр зур җиңүләр, эшләренең нәтиҗәсе шулай кешеләр куандырырлык булуын телим!!!
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев