Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновоның Садовая урамында юл һәлакәте

Осиновоның Садовая урамында «Лада Ларгус» автомобилен йөртүче 18 яшьлек егет юл тизлеген арттырып, машинасы белән юл кырыена төшеп китеп, агачка барып бәрелгән.

Нәтиҗәдә, йөртүченең баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары күп булган. Аны дәваханәгә озатканнар. Ачык ланганча, автомобильченең транспорт чарасын йөртүгә хокукы булмаган, өстәвенә, исерек булуы ачыкланган.
Зур Ключи – Уразлы юлында «Лада Приора» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир-ат, юл кагый дәсен бозуы сәбәпле, машинасы белән юл кырые на төшеп китеп, тимер-бетон баганага бәрелгән. Машина йөртүченең баш мие селкенгән, пассажиры – 37 яшьлек хатын-кызның бәрелгән урыннары күп булган. Аларны Яшел Үзән дәваханәсенә озатканнар. Машина йөртүчене тикшерү, аның айнык булмавын күрсәткән. Аңа карата админис тратив материал төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев